Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Танылган җырчы рекордлар китабына керде

Ишеткән идегезме?

Танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның социаль челтәрләрдә Россия эстрадасының данлыклы артистлары Лев Лещенко, Валерия  һәм башкалар белән төшкән фотосын күрдем һәм нинди чарада катнашуы турында кызыксындым. Баксаң, яраткан җырчыбыз Россиянең рекордлар китабына кертелгән икән. 

«Давид Тухмановның В.Харитонов сүзләренә язылган «День Победы» җырын күп тапкыр онлайн - башкарган өчен Россиянең рекордлар китабына керттеләр. Анда кызым Лилия дә бар. Мәскәүдә «Татар җыры» концертында катнашканда Кремль сараенда күренекле артистлар белән фотога төштем. Алар да бирегә ниндидер чарага килгән иделәр», – диде ул безгә. 

Фотолар Гөлдания Хәйруллинадан алынды 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес

2
X