Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Танылган журналист вафат булды

Ул гомеренең соңгы көненә кадәр кулыннан каләмен төшермәде

Бүген кайгылы хәбәр килеп иреште. Озак еллар Татарстан радиосында хатлар бүлеге мөдире булып эшләгән журналист Мөслимә (Лена) Шәфыйк вафат. 

Соңгы елларда ул Магнитгорск шәһәрендә, кызы Ләйлә гаиләсендә  яшәде. Олыгаю сәбәпле быел Казанга кайта алмады. Мәрхүмәне бүген Магнитогорск зиратында җирләячәкләр.

Мөслимә Шәфыйк Татарстан радиосының легендасы булды. Ул шимбә көнне иртәнге якта ягымлы тавышы белән радио тыңлаучыларның хатларын укый иде. 

Мөслимә апа минем дә остазым булды. Студент елларында язган хатларымны радиодан даими яңгырата иде. 
Лаеклы ялга чыккач, ул Ислам дине кануннары буенча яшәде. 

Чаллыга да еш килә иде. Биредә аның курайчы энесе Иңбер Шәфыйков яшәде.

Мөслимә ханым гомеренең соңгы көннәренә кадәр кулыннан каләмен төшермәде. «Ярдәм» вакыфы чыгаручы «Татар-Ислам» интернет-газетасына мәкаләләр яза иде. 

Урыны җәннәттә булсын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига кайгылы хәбәр