«Танышканда без инде яшь егет белән кыз түгел идек...»
Бүген Чаллыда 50, 55, 60 ел бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләделәр.
Тантаналар залында үткән бәйрәмдә шәһәрнең 22 күркәм пары катнашты. Аларның 12се "КАМАЗ" заводы хезмәткәрләре. Бәхетле парларга Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
«Безнең танышу тарихы бик гади. Беренче тапкыр күрешкәндә без инде яшь егет белән кыз түгел идек. Икебезгә дә 35 тулган иде. Әйтергә кирәк, ул да, мин дә беренче гаиләбездән уңмадык. Минем белән кечкенә кызым да бар. Шулай да, бәхетле һәм нык гаилә кору теләге әле икебездә дә сүрелмәгән иде.
Без танышканда мин төзелештә маляр булып эшли идем. Шулай берсендә Мәкъминә исемле хатын белән таныштым. Ялгыз булуымны белеп алгач, мине иренең энесенә димли башлады. Ул да синең кебек үз гаиләсе турында хыяллана, диде ахирәтем. Мин бик каршы килеп тормадым. Ризалаштым. Инде булачак иремне - Хәмзәне Чаллыга китерергә кирәк иде. Чөнки ул Башкортстанда яши иде ул чакта. Анда яхшы гына эше дә булган. Шулай да, Чаллыга килергә риза булды. Беренче күрүдән үк бер-беребезне ошаттык. Озакка сузмый бергә гаилә корып яши дә башладык. Кызым Нурия дә аны үз итте, беренче көннәрдән үк әти дип эндәште. Бераздан икенче кызыбыз Гөлсәрия дөньяга аваз салды. Инде менә иңне - иңгә куеп 50 ел бергә гомер кичерәбез",- дип Каукабелҗәннәт Кашапова матур истәлекләре белән уртаклашты.
Алар белән бәйрәмгә оныклары Булат та килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев