Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Танышларым: «Сиңа беркем дә түләмәячәк», – дип көлде»

Лилия Вәлиева ничек стилист булуы турында сөйләде.

Әле нибары 10-20 ел элек кенә стилист белән кием сайлау гадәттән тыш хәл санала иде. Ә хәзер эте дә бете килешле күлмәк сайларга ахирәтен яисә әнисен ияртми, ә стилистка мөрәҗәгать итә. Чаллыда бу заманча һөнәр ияләре арасында хәтта татарча хезмәт күрсәтүче дә бар. Сүзем – шәһәрдәшебез Лилия Вәлиева хакында. 

– Таныш булыйк, мин тумыштан стильле киенергә хыялланган кыз – Лилия Вәлиева. Моңа ирешү өчен миңа катлаулы юл үтәргә туры килде. Инде менә стилист буларак үсеп киләм. Минем киңәш буенча киенүчеләр арасында танылган җырчылар, алып баручылар һәм бизнес-ледилар бар.
Мин үзем ярлы гына (дип әйтсәм дә артык булмас) гаиләдә үстем. Әлбәттә инде, теләгәнчә киенергә мөмкинлекләр булмады. Үземнән олырак абый-апаларымның киемнәрен киеп йөрергә туры килде. Шунысы кызыклы, балачактан ук миндә үзем дә аңлап бетермәгән, ләкин бик көчле, матур киенү теләге яшәде. Хәзер миңа 35 яшь...

Беренче декреттан соң кибеттән кием алудан туктадым һәм тектерә башладым. Ә бу  бик күп вакытны ала. Икенче декреттан соң стилист булырга уйладым. Социаль челтәрләрдә барлык мода белгечләренә язылдым. Төрле эфирлар һәм вебинарлар карый башладым. Узган ел, йөрәк кушып, үземнең беренче укуымны уздым. Мәскәү белгечләре өйрәтте. Каршылыкларсыз булмады, билгеле. Ирем: «Киемнәрең болай да күп, шкафка сыймый», – дип көлде. Кайбер танышларым: «Сиңа беркем дә түләмәячәк, һәркем үз-үзенә стилист», – диделәр. Әле бит исеме чыкмаган, танылмаган белгечкә килергә теләүчеләр дә булмый башта. Бернигә дә карамастан...

Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасында
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев