Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәрбиячеләр һәм ата-аналар телне бергәләп саклый - ФОТО, ВИДЕО

Чаллының «Йолдызчыклар» 115нче балалар бакчасында «Тел – башламның башы. Керәшеннәр: халкым тарихы» дип исемләнгән регионара гамәли семинар узды.

Әлеге чара Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә багышланган проектны гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. 

Семинар эшендә Чаллы балалар бакчалары татар телчеләре, Тукай, Мамадыш районнарыннан 120дән артык педагог, әти-әниләр катнашты. Чарага танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов та чакырылган иде. 

– Эшебездә төп максатларның берсе – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү, нәниләрдә әби-бабайларыбыз мирасы булган гореф-гадәтләргә кызыксыну уяту. Шунлыктан балалар бакчалары тәрбиячеләрен чакырып, телне саклау турында сөйләшергә булдык. Семинарга 10лап тәрбияченең чыгышлары кертелде. Аларда «Милли уеннар», «Татарстанда яшәүче керәшен татарларының тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре», «Идел буе халыклары мирасын өйрәнү» кебек актуаль темалар күтәрелде, – дип сөйләде «Йолдызчыклар» балалар бакчасы мөдире Рима Кузнецова. 

– Семинарга ныклы әзерлек алып бардык. Идел буе халыкларының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, махсус күргәзмә дә булдырдык. Үзем чарада «Луллия түгәрәкләре» дип исемләнгән уен турында сөйләдем. Традицияләребезнең көче – аның күпмилләтле халкында. Күргәзмәдә татар, рус, башкорт, чуаш, керәшен халыкларының милли уеннары да тәкъдим ителгән. Эшчәнлегебездә без аларның барысын да кулланабыз, башка педагоглар белән тәҗрибә дә уртаклашабыз, – дип сөйли бакчаның югары категорияле тәрбиячесе Алинә Сафина.

Чыннан да, семинар теләге булган һәркемгә Татарстанда яшәүче милләтләр, аларның көнкүреше, традицияләре турында тулырак белергә ярдәм итте. 

– Бу семинар кемнәр өчен соң дип сорарлар бәлки. Мин бөтен кеше өчен дә бик кирәкле дияр идем. Кайда гына булсаң да, кем белән генә аралашсаң да, халыклар дуслыгы турында онытырга ярамый! Бакча тәрбиячеләре бик кирәкле һәм көн кадагындагы мәсьәләне күтәргәннәр. Балаларыбыз кече яшьтән үк халкыбызның мәдәнияте, традицияләре турында белеп үсәргә тиеш. Сабый үз телен белсен, үз телендә аралашсын. Әмма башка телләргә, башка милләт вәкилләренә дә хөрмәт белән карасын, аларның да культурасын өйрәнсен, – дип үз фикерләре белән уртаклашты танылган җырчы Виталий Агапов. 

Семинарны оештыручыларның сүзләренә караганда, нәниләрдә әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә әти-әниләр дә читтә калмый, биредә алар белән тыгыз элемтә булдырылган. Бакчада ай саен диярлек милли йолаларга, татар балалар язучылары иҗатына багышланган чара үткәрелә икән. Аларның һәрберсендә татар милли уеннары, халык авыз иҗаты әсәрләре кулланыла. Ул чараларда әти-әниләр дә бик теләп катнаша. Тамашачы булып кына түгел, үзләре җырлыйлар, шигырьләр укыйлар, музыка уен коралларында уйныйлар. Мондый чаралар үзара әдәпле мөнәсәбәтләр тәрбияләү дә булып тора, диләр оештыручылар.

Гөлия Ибатуллина фотолары. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев