Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Тас, чиләкләрегез әзерме?

Опрессовка башлана.

Җылылык торбаларын гидравлик сынау җылыту сезоннары арасында челтәрләрдәге аварияләрне профилактикалауның нәтиҗәле чарасы булып тора. Быел да ул 6 этапта башкарыла. «Татэнерго» АҖ филиалы Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре 742 км-дан артык торбаны тикшерәләр. 

Опрессовкалауның беренче этабы 13 майда башлана. ЗЯБ бистәсе тулысынча, Мәләкәс аръягының (20А микрорайоны: Фоменко проспекты - 82, 25 йортлар), 25/03, 25/05, 25/06, 25/07 йортлары; Назыйм Якупов урамы 14, «Шаян»  балалар бакчасы, 26нчы микрорайон кайнар сусыз калды. Регламент буенча барлык эшләр 14 көн эчендә тәмамланырга тиеш. Гадәттә Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре бу эшләрне вакытыннан алда тәмамлый. 
2024/2025 сезонында гидравлик сынау вакытында 175 төзексезлек ачыкланган. 2023/2024 ел сезонында ул 137 булган. Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе директоры Айрат Зәйнуллин әйтүенчә, бу торбаларның искерүе белән бәйле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев