Ташчы Җәүһәрия
Сигезенче сыйныфны тәмамлап, Әлмәт шәһәренә эш эзләп килгән кызның баганага эленгән кечкенә генә язуга күзе төшә.
... Ташчы кыз ул – шәһәр яхшы белә,
Һәркемгә дә якын эше белән.
Кулы тисә, шәһәр калкып чыга,
Гөлләр шыта саф сулышы белән.
(«Чаллы килә»». Фирая Хәлиуллина) )
«Ташчы һөнәренә өйрәтәбез. Түләүсез кием бирелә».
Күп балалы гаиләдә үскән Җәүһәрияне белдерүнең икенче җөмләсе кызыксындыра. Ике дә уйлап тормый, язылган адресны эзләп китә. Ташчы һөнәре турында белмәгән, ишетмәгән Урсалбаш кызы төзүчеләр әзерли торган училищега шулай килеп керә. Төркемдәшләренең егетләр генә булуы да гаҗәпләндерми. Һөнәренең авыр, физик көч таләп итә торган хезмәт булуы да куркытмый аны! Авыл кызы бит ул: эшләп, печәнен дә чабып, мал астын да чистартып, суын ташып, гектарлаган басу-кырларда чөгендер чүбе утап үскән бала...
Укуын тәмамлагач, Чаллыга юл ала. Ул вакытларда Ак калада барган зур төзелешкә илнең төрле төбәкләреннән яшьләр агыла. Көне-төне эш кайный, күз ачып йомарга өлгермисең, кирпеч йортлар калкып чыга. Ташчы һөнәрен алып чыккан кыз үзенең киләчәген шушында күрә!
Җәүһәрияне данлыклы 151 нче төзелеш-монтаж идарәсенә эшкә алалар. Яшь белгечкә тулай торакта да урын табыла. Таш салу серләренә СМУ бригадиры, күп төрле орденнар кавалеры, хезмәт ветераны Владимир Алексеевич Осипов өйрәтә аны.
– Безнең белән янәшә басып, җиң сызганып эшли иде. Зур-зур машиналар кирпечләрне бушатып кына тора. Ватылганнарын җыеп, матурлап, бизәкләп өяргә мине Осипов өйрәтте, кулында ут уйната торган остаз иде, – дип искә ала җитәкчесен Җәүһәрия апа.
Бүгенге героем – шәһәребездә бердәнбер 5 нче разрядлы ташчы ханым, Социалистик хезмәт ударнигы, хезмәт ветераны, күп төрле бүләк иясе, алтын куллы Җәүһәрия Муллагали кызы Солтанова.
Очрашуыбызны ГЭС бистәсенә билгеләдек. Хикмәт шунда: Җәүһәрия апа зур төзелештәге хезмәт юлын шушында башлаган. Илаһи матур көн бөтен күңелне били. Урам әнә нинди якты! Һавасы да саф, сүнгән җанны кабат терелтерлек. Гидротөзүчеләр урамы буйлап сөйләшә-сөйләшә, үткәннәрне барлап, хатирәләрне яңартып, якты киләчәккә, канатлы хыялларга ак өметләр баглап атлыйбыз. Дистәләгән еллар ераклыгына төрелгән ул дәвернең тере шаһиты минем янәшәмдә бара! Язгы кояшка елмаеп караган ак яулыклы, җыйнак гәүдәле, нурлы йөзле, күркәм, мөлаем кыяфәтле татар апасы – 18 яшеннән шәһәрнең нигез ташын салган зат, Ак кала төзелешенең тере һәйкәле! Соклануымны яшермим. Героем турында күбрәк беләсем килә.
Җәүһәрия апа миңа үзе төзегән йортлар турында яратып сөйли. Әле берсенә, әле икенчесенә төртеп күрсәтә. Ә мин эчтән генә уйлап куям: бу йортларга аның күпме йөрәк җылысы салынган бит! Бераз уйланып барганнан соң әңгәмәдәшем кабат телгә килде: «Ак ташлар тыштан гына салкын булып күренә, кызым. Эче җылы аларның. Һәр йортта шәһәрне төзегән кешеләр яши, балалар үсә. Һәр гаилә үз өен сөенеч-шатлыклары белән җылыта», – диде.
Җәүһәрия апаның ире Рафинат абый да ташчы була.
– Яңа тулай торак күтәрәбез. Мин 3 нче катында эшлим. Бүлмәдәш кыз астан йөгереп менгән. «Төш инде, беренче катта ике егет басып тора. Армиядән генә кайтканнар. Безнең СМУга килгәннәр. Шундый чибәр үзләре, танышыйк инде, Җәүһәрия», – дип мине үгетләпме үгетли.
Кая ул, оялмый, көпә-көндез егетләр күзләп йөрергә!..
Җәүһәрия үз сүзендә нык тора.
– Эшемне тизрәк төгәллисем бар. Планны арттырып барам, бер-ике көн ял алып булмасмы, авылга әти-әни янына кайтып килер идем. Аларга да минем ярдәм кирәк, көтеп торалар. Егетләр белән башымны катырмый тор әле. Танышасың килсә, бар үзең...
Язмышлар күкләрдә языла, диюләре хактыр. Кич белән арып, тулай торакка кайтып барганда, егетләрнең берсе Җәүһәрияне туктата.
– Исәнмесез! – ди дә, җавап-сәламләү дә көтеп тормастан, тел очындагы соравын бирә: – Танышасы килгән иде. Мин Рафинат булам...
Кызның иреннәре сизелер-сизелмәс кенә елмая, сүзләре дә, үз алдына сөйләшүче кешенеке кебек, ишетелер-ишетелмәс кенә чыга...
Ике яшь йөрәктә мәхәббәт уты шулай кабына. Озак йөрмиләр. Сүзен кыска тота Рафинат: өйләнешик, ди. Хезмәттәшләре: «Комсомол туен оештырыйк», – диләр. Яшьләр моңа риза булмый. Сарманда туган-тумачаларын, дус-ишләрен, күрше-күләннәрен җыеп, зурлап туй ясыйлар.
Өйләнешкәч тә бер айдан артык икесе ике тулай торакта яшиләр әле.
– Кызларныкына – егетләрне, егетләр тулай торагына кызларны кертергә ярамый. Эштән кайтам да Рафинатны көтәм. Ул тәрәзә төбенә килеп сызгыруга, уктай атылып йөгереп чыгам. Кич җитәкләшеп шәһәрне әйләнәбез. Бездән дә бәхетле кешеләр булмагандыр, – дип сагынып искә ала Җәүһәрия апа.
Аның күзләрендә дә, елмайганда бөтен битенә таралган тирән җыерчыкларында да, хәтта басып торышында да өзелеп сагынуы чагыла. Мин, тын да алмый, героемны тыңлыйм.
Яшь парга, ниһаять, Яңа шәһәрнең 2 нче комплексыннан кечкенә генә бүлмә бирәләр. Бер-бер артлы кызлары Гөлназ, Лилия дөньяга килә. Гаилә ишәя төшкәч, ике хезмәт батырының тырышлыгын бәяләп, ГЭС бистәсенең 10/58 йортыннан өч бүлмәле фатир бирәләр. Ул шатлыклы көннәр Җәүһәрия апа күңелендә якты хәтирә булып яши. «Өр-яңа йорттан түләүсез шундый зур фатир бирсеннәр әле! Бүген моны күз алдына китерүе дә кыен. Ул вакытта гади хезмәт кешесенә хөрмәт, ихтирам, игътибар зур иде», – ди.
– Сайлаган һөнәрегезгә ирләр эше дип карамадыгызмы? Ташлап кайтып китәсе килгән чакларыгыз булмады, Җәүһәрия апа? – дип сорыйм үзеннән.
– Ташчы гел ачык һавада эшли. Кышлар да ул чакларда зәмһәрир салкыннары белән җанны куырып алырдай туңдыра. Яз-көзләрен тоташ явып, җилеккә төшүчән салкын яңгыр баштанаяк манма су итә. Авыр күтәрүдән куллар тотмый башлый, гәүдә төнеп-төнеп китә. Көн буена аяк өсте бит. Кайткач та хатын-кыз җилкәсенә төшә торган өй мәшәкате, балалар көтә. Шул чакларда да зарланганым, эштән китәм дигән чакларым булмады. Хезмәтемне гомерем буе яраттым. Түләвен дә әйбәт түлиләр иде ул чагында. Таң яралуга, тагын эшкә чаба идем, ирләр белән иңне-иңгә куеп, ярыша-ярыша эшләдем. Мин – ташчы, һәр йортка кул җылымны гына түгел, йөрәк җылымны да салырга тырыштым. Пенсиягә чыккач, ял итәрбез, дия иде Рафинатым да...
Шулчак Җәүһәрия апаның күзләре мөлдерәмә яшь белән тулды, киң маңгаена тегәрҗептәй нечкә бихисап юллар сузылды, көзге җил иркендәге яфрактай өзлексез дерелдәргә тотынган иреннәрен тешләде...
– Лаеклы ялга чыгып, һәр аткан якты, тыныч таңга шөкерана кылып, гомер көзләрен бергәләп каршы алырга насыйп булмады шул, – ди ул йөрәгендә яши торган үкенеч белән.
Хезмәттәше, бердәнбер мәхәббәте, терәге Рафинаты яшьли гүр иясе була. 49 яшенә дә җитми, дәртләнеп эшләп йөргән җиреннән ябыгып, хәлсезләнеп кала. Ракның соңгы стадиясе, диләр табиблар. Дүрт ай эчендә тәмам сулыгып, бакыйлыкка китеп тә бара...
Тырыш кеше була ул. Тәртипле, намуслы, дөреслек яратучы. Аның да хезмәтен заманында зур бүләкләр белән билгелиләр, орден-медальләре дә шактый. Бик юксынган чакларында Җәүһәрия апа шаярып-ачуланып та ала. Ярыша-ярыша эшлибез дигәч тә, мәңгелеккә ашыгып китмәсәң дә булыр иде, ди. Һәр намазында догасыннан калдырмый.
Әле дә юанычы – балалары, оныклары бар. Бүген шул оныкларына шәһәрдә барган данлы төзелеш еллары турында горурланып сөйли. Байлык җыймаган алар. Туган якларында авылдашлары рәхәтләнеп йөрсен өчен үз тапканнары, үз куллары белән ике мәчет күтәрергә өлгергәннәр. Шуңа да, Сарманга кайтамы, Әлмәткәме, Кама ярында яшьлек шәһәрен төзүдә катнашкан Җәүһәрия апа бүген – кадерле кунак.
Телдән төшерми мактауга лаек, хезмәтенең каһарманы, шәһәрдәшебез, могътәбәр ташчы Җәүһәрия апа Солтанова Ак каласында яңадан-яңа йортлар, биналар калкып чыккан саен, ихлас сөенә, күңеленнән генә: «Без төзи башлаган шәһәр бит бу», – дип горурланып та куя. Бәхетле кеше ул. Ә бәхетне мизгелләрдән җыярга өйрәнгән...
Лилия Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев