ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» халык тавыш бирүенең икенче этабы башланды
Татарстанлылар тавыш бирү юлы белән тагын 43 легендар брендны (һәр районга берәр) билгеләячәк.
1 марттан 31 мартка кадәр ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» халык тавыш бирүенең икенче этабы уза. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җәмәгатьчелек белән элемтә һәм матбугат хезмәтләре белән эшләү бүлеге хәбәр итә.
Тавыш бирүнең беренче этабында 57 җиңүче сайлап алынды, алар арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Свияжск утрау-шәһәре һ.б. брендлар бар иде.
Татарстанның барлык районнары тарихын, җитештерү һәм мәдәни дәрәҗәсен гәүдәләндерүче оешмалар һәм предприятиеләр арасында көндәшлек җәелдереләчәк.
Тавыш бирү http://100brand.ru/ сайтында уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев