Концерт 22 ноябрьдә Чаллының Underground барында үтә.
Татар альтернатив музыка вәкилләре Чаллыда заманча татар рок-музыкасы шоукейсы тәкъдим итәләр. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итә. Музыкаль тамашаны алар Yammy music лейблы белән берлектә тәкъдим итәләр.
Яңа форматлы концертта "Gauga" һәм "Ак бүре" төркеме, музыкант Рәдиф Кашапов катнаша. "Gauga" төркеме лидеры Оскар Юнысов һәм Рәдиф Кашапов - Казан музыкантлары, "Ак бүре" төркеме Чаллыда оешкан. Концерт 22 ноябрьдә Underground барында үтә. 19.00 сәгатьтә башлана.
Нет комментариев