Татар эстрадасының суперйолдызы Айдар Галимов бушлай концерт белән килә
Яңалыклар тасмасы

Татар эстрадасының суперйолдызы Айдар Галимов бушлай концерт белән килә

Артистны авылга Иван Еремеев чакырган. Ул тумышы белән Мәләкәс авылыннан, хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши, прокурор урынбасары булып эшли. Иван Алексеевич туган авылын, авылдашларын онытмый, артистларны исә ул әнисе Мария Еремееваның юбилее уңаеннан чакырган. Шул рәвешле әнисенә генә түгел, ә бөтен авылга бүләк ясаган. Артист 17 июнь, шимбә көнне килә....

Артистны авылга Иван Еремеев чакырган. Ул тумышы белән Мәләкәс авылыннан, хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши, прокурор урынбасары булып эшли. Иван Алексеевич туган авылын, авылдашларын онытмый, артистларны исә ул әнисе Мария Еремееваның юбилее уңаеннан чакырган. Шул рәвешле әнисенә генә түгел, ә бөтен авылга бүләк ясаган. Артист 17 июнь, шимбә көнне килә. Концерт 18.00 сәгатьтә Мәләкәс авылы мәйданында була.


Нет комментариев