«Татар-информ»да «Манзара» спорт-музыкаль премияләрен тапшыру турында сөйләшәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

«Татар-информ»да «Манзара» спорт-музыкаль премияләрен тапшыру турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә журналистлар чакырыла

 Бүген, 12 гыйнварда, 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Манзара» спорт-музыкаль премияләрен тапшыруга багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Манзара» проекты җитәкчесе, продюсер Айдар Шәймәрдәнов, җырчы Рамил Хәйретдинов катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев