Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар конгрессы Азюркадагы яулыклы укытучыларны яклап ачык хатлар юллады

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Азюрка авылында яулыклы укытучыларны эзәрлекләүне туктатуны таләп итеп Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волковка ачык хат юллады. Шактый кырыс һәм таләпчән формада язылган хатта республиканың мәгариф министрлыгы түрәләренең Азюрка авылы укытучы хатын-кызларының яулыкларын салырга мәҗбүр итүе аларның Русия Конституциясендә беркетелгән дини һәм мили иреккә хокукларын боза...

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Азюрка авылында яулыклы укытучыларны эзәрлекләүне туктатуны таләп итеп Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волковка ачык хат юллады.

Шактый кырыс һәм таләпчән формада язылган хатта республиканың мәгариф министрлыгы түрәләренең Азюрка авылы укытучы хатын-кызларының яулыкларын салырга мәҗбүр итүе аларның Русия Конституциясендә беркетелгән дини һәм мили иреккә хокукларын боза диелгән.

Шундый ук хат Милләтләр эшләре федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдиновка һәм Русиянең Иҗтимагый палатына да җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев