Татар КВНына – 30 ел
Юбилей ничек уза?
Татар КВНы юбиее уңаеннан 13 ноябрьдә Чаллыда зур уен була. Татар КВНы тарихы Чаллы белән бәйле. Шунлыктан оештыручылар юбилей чарасын Чаллыда билгеләп узарга булганнар.
«Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 11 команда: «Әкәмәт», «Дилүс улы», «Кампи», «Мәяк», «Сәнгать ФМ», «Нәмәкәй», «Тәп-тәти», Татар КВН лигасы җыелмасы, «Әйдә, ШаяРТ!» лигасы җыелмасы, «Оба-на» (Чаллы шәһәренең 84 нче лицее), «Мәхәббәт» (Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясе) чыгыш ясаячак. Алар арасында инде легендар юмористлар да, КВНның яңа буыны вәкилләре дә бар», – диләр оештыручылар.
Командалар чыгышына «ТНВ» каналы алып баручысы Айваз Садыйров, Җырчылар Гөлдания Хәйруллина, Булат Бәйрәмов, Чаллы дәүләт педагогика университеты каршындагы Индустриаль-педагогика көллияте директоры Рөстәм Хуҗин, беренче татар рэперы Шәкүр бәя бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев