«Татар кызы-2021»бәйгесе матурлык Алабугада узды
Катнашучылар «Үзем турында үзем», «Татар халык ашлары», «Биючегә сүз әйтмәгез», «Дефиле», «Кем зирәк» кебек этапларда үзләренең осталыкларын күрсәтте.
КФУның Алабуга институтының актлар залында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Татар кызы-2021» матурлык бәйгесе узды. Анда «Университет» мәктәбенең иң талантлы кызлары көч сынашты.
Катнашучылар «Үзем турында үзем», «Татар халык ашлары», «Биючегә сүз әйтмәгез», «Дефиле», «Кем зирәк» кебек этапларда үзләренең осталыкларын күрсәтте. Алар үзләрен хуҗабикә, биюче, тел остасы буларак та ачтылар, тәмле ризыклары белән жюриларны таң калдырдылар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча «Татар кызы-2021» титулына 7 «Б» сыйныфы укучысы Юлия Заһретдинова лаек булды.
Кызларга бәя бирүчеләр арасында Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Гүзәл Фатыйхова да бар иде.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев