Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар штабыннан - игелекле эшләр

Татар халкының көчен, бердәмлеген һәм киләчәген бүгенге көндә иң мөһим нәрсә билгели - ул Ислам диненең яшәеше, аның гореф-гадәтләре һәм кагыйдәләре.

Рөстәм Ямалиев җитәкчелегендәге Мәскәүнең татар штабы оешмасы татар телен, гореф-гадәтләребезне, йолаларны, милли матбугатны саклап калуга зур өлеш кертә. Рөстәм әфәнде ярты ел саен милләттәшләребезгә газетабызны уку шатлыгы бүләк итә. Аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ шәһәрдәшләр дә, редакциябез дә аңа бик рәхмәтле. Моннан тыш, татарлар штабы милли чаралар, ифтар ашлары да уздырды.  Игелекле эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Татар халкының көчен, бердәмлеген һәм киләчәген бүгенге көндә иң мөһим нәрсә билгели - ул Ислам диненең яшәеше, аның гореф-гадәтләре һәм кагыйдәләре. Элек-электән безнең халыкта Ифтар кичәләре үткәрелгән. Мөселман диненең бу матур гадәте безнең көннәрдә дә үз актуальлеген югалтмый. Рамазан аенда кичке ашка бергәләшеп авыз ачырга дип килгән кунаклар тоткан уразаларының мәгънәсен тагын да баетып, аңа үзенчәлекле төсмер кертәләр. Чөнки һәрбер шундый Ифтар кичәсендә чакырылган хәзрәтләр бик кызыклы вәгазьләр укып тыңлап утыручыларның зиһен, аңын һәм дин хакында булган фикерләрен баеталар.

Изге Рамазан аенда мөселманнарга багышлап Ифтар мәҗлесләре үткәрү Татарлар Штабы өчен матур гадәткә әйләнгән. Һәм бу матур гадәт инде 25 ел буена сакланып килә. Быелгы Ифтар кичәләрен Мәскәүнең татарлар Штабы оешмасы Милли татар конгрессы белән берлектә оештырды.

«Быелгы Ифтар мәҗлесләре башка елдагылардан бер ягы белән аерылып торды. Рамазан аена  керергә бер ай калганда, яшьләргә уразаның әһәмияте, аның кыйммәте, дини мәгънәсе, уразага дөрес әзерләнү өчен ашау-эчү кагыйдәләре турындагы лекцияләр укылды, аңлату эшләре алып барылды. Бу эшчәнлеккә татарлар Штабы координаторы Гөлнара Яруллина зур өлеш кертте. Ураза тоту  ягыннан  ул яшьләр өчен үрнәк булып тора!» – ди оешма җитәкчесе Рөстәм Ямалеев. Мөселман кешесенә ураза тотуның мөһимлеген тагын да яхшырак җиткерү өчен студентларга махсус намазлар укылды, хәзрәтләр чакырылып дини ашлар үткәрелде. Шунлыктан ураза тотучы яшьләрнең, бигрәк тә студентларның саны шактый күп булды. Бу бик шатлыклы күренеш, чөнки ул бүгенге көн татар яшьләренең аң һәм зиһен ягыннан үсә баруын, үз мөселман диненә тартылуын күрсәтә. Һәм әлбәттә, бу искиткеч казаныш Татарлар Штабының актив эшчәнлеге, куйган тырышлыгы нәтиҗәсе!

Рамазан ае дәвамында Штаб һәм Милли татарлар конгрессы тарафыннан барлыгы унбер Ифтар кичәсе үткәрелде. Мәҗлесләргә Мәскәү шәһәре һәм өлкәнең төрле районнарыннан килгән татарлар, башкортлар чакырылды.

Югарыда билгеләп киткәнчә, бер ай эчендә барлыгы унбер Ифтар мәҗлесе үткәрелде. Аларның һәрберсе билгеле бер төркем вәкилләре өчен махсус оештырылды.

- Иң беренче Ифтар кичәсе Мәскәүдә югары белем алучы студентлар өчен үткәрелде. Биредә дини мәҗлескә бөтенләй беренче тапкыр килүчеләр саны шактый күп иде.

- Икенче мәҗлес татар һәм башкорт халыклары вәкилләре өчен үткәрелде. Әлеге кичәдә “Ак Тирмә” исемле милли башкорт фольклор ансамбле дә кунак булды. Килгән кунаклар арасында татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән беррәттән, башкорт оешмалары җитәкчеләре дә булды.

- Өченче Ифтар мәҗлесе Мәскәү шәһәренең мөселманнар дини идарәсендә узды. Монысын татарлар Штабы тарафыннан эшләнгән чагыштырмача яшь проект дияргә була. Ул сигез ел дәвамында алып барыла торган төрки халыклары вәкилләре өчен Ифтар мәҗлесләре уздыру проекты.

- Дүртенче Ифтар кичәсе чыгышлары буенча С.-Петербург һәм Пенза шәһәрләреннән булган яшьләр өчен үткәрелде.

- Бишенче Ифтар аеруча зур әһәмияткә лаек, чөнки ул нәселләре буенча татар морзалары һәм аксакаллары гаиләсеннән чыккан кешеләргә багышланды.

- Алтынчы Ифтар мәҗлесе татар фән белгечләре һәм милли агым юнәлешендә тырышлык куйган кешеләр өчен үткәрелде.

- Җиденчесе “Гаилә Ифтары” дип исемләнгән мәҗлес буларак, татарлар Штабында танышып, үз ярын табып, гаилә корып яши башлаган парларга багышланды.

- Сигезенче Ифтар яшьләр катнашуында узган “Казан – Мәскәү” телевизион мостында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннихановың илһамлы чыгышыннан соң булды.

- Тугызынчы Ифтар мәҗлесе традицион рәвештә “Дуслар кичәсе” исемен йөртә. Аны татарлар Штабы нигезендә 4 ел элек барлыкка килгән “Татар мафиясе” исемле алты йөз кешелек яшьләр оешмасының активистлары оештырды.

- Унынчы Ифтар татарлар Штабы нигезендә оешкан “Гиппократ” клубына керүче профессорлар, академиклар, танылган табиблар, медицина белгечләре һәм үзләре өчен табиб һөнәрен сайлаган студентлар өчен үткәрелде.

- Унберенчесе Татарстан республикасының Әгерҗе районы Салауш авылында узды. Әлеге Ифтар мәҗлесенә барлык күрше авыл хәзрәтләре кунак итеп чакырылды.

Ифтар мәҗлесләрен оештыруга куйган тырышлыклары өчен Мәскәү шәһәренең мөселманнар дини идарәсе мөфтие Альмир Крганов һәм мөфти ярдәмчесе, имам-хәзрәт Илнар Гайнетдиновка  рәхмәтләрн җиткерәләр!

Зөлфия Исләйле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай