Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Татарча алып баручы таба алмаганнармы?" - Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын тәнкыйтькә тоттылар

Күп халык карантинда утыруны һәм тере концертлар тыелуны исәпкә алып татар җырчылары онлайн концертлар үткәрергә ният кылды.

Шундыйларның берсен кичә 25 март көнне кичке җидедә Салават Фәтхетдинов башлап җибәрде.

Ничек була икән ул онлайн-концерт дип Матбугат.ру хәбәрчесе дә бер күз белән генә карады аны. Салават абыйны оффлайн да, онлайн да яраталар икән.

Үзенең инстаграмында аны шактый кеше карады. Берәү керә, берәү чыга. Онлайн караучылар 3-4 меңнән ким булмады. Шуның өстенә ютубта да барды трансляция.   

Тик гаеп итүчеләр дә булды бу чараны. Беренче чиратта алып баручыга эләкте. Русча алып барды ул концертны. Салават абыйны да телен сындырып русча сөйләшергә мәҗбүр итте.  

"Татарча алып баручы таба алмаганнармы?" "Ачтым да яптым" дип яза караучылар.  

Ә Салават абый нәрсә? Салават абый Салават абый инде ул. 

 

Матбугат. ру

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев