Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарның моңланган чагы: Казанда Илһам Шакиров исемендәге премияләр тапшырылды

15 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге премия тапшыру тантанасы үтте. Премия лауреатларының исемнәре узган 2020 елның азагында билгеле булса да, тапшыру тантанасы символик рәвештә Илһам абый Шакировның туган көнендә генә узды.

Әлеге премия исә быел тәүге тапкыр гына бирелә. Алга таба да аны һәр ике ел саен республикабызның мәдәнияте үсешенә – аеруча татар җырына өлеш керткән артистларыбызга тапшырып торачаклар. 

Быел премиянең өч номинациясенә дәгъва кылучыларның саны 27 иде. Гариза тапшыручылар арасында Татарстанның халык артистлары белән беррәттән, яшь буын вәкилләре булуы да билгеле.
- Илһам абый үз вакытында Консерватория бетергән кеше. Шуңа күрә премиягә сайланучыларыбызның да академик белем дәрәҗәсендә булулары  төп таләп иде. Алга таба номинантларның 10 елдан да ким түгел мәдәнияткә хезмәт итүләре һәм халык күңеленә якын булуларына игътибар бирдек. Аннан соң Илһам абыйның репертуарыннан, халык җырлары, классик композиторларның әсәрләрен башкару да бик мөһим таләп, дип саныйм. Алда әйткән таләпләр ир-ат һәм хатын-кыз вокалы номинацияләренә карый. Премия тапшыралачак өченче – халыкчан җыр номинациясен яулаган җиңүчебез дә бар. Ул инде үзешчән, һәвәскәр артистыбызга бирелә, – дип сөйләде премиянең жюри әгъзасы - композитор Риф Гатауллин.

Премия хатын-кыз вокалы буенча Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Резедә Галимовага, ир-ат вокалы буенча Татарстанның артказанган артисты Филүс Каһировка һәм халыкчан җырчы номинациясендә җиңгән Флер Шакировка бирелде. Җиңүчеләр диплом, символик медаль һәм 200 мең сум акча белән бүләкләнделәр. 

Тантана җыр һәм инструменталь музыка белән үрелеп барды. Танылган театр артистларыбыз Илһам Шакировка багышлап шигырь юллары һәм әдәби әсәрләдән өзекләр укыды.

Чыганак:Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев