«Татарстан яшьләре» газетасы укучылары белән саубуллаша
Яңалыклар тасмасы

«Татарстан яшьләре» газетасы укучылары белән саубуллаша

Сәбәбе нидә?

 

Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге 105 еллык тарихы булган " Татарстан яшьләре" газетасы турында борчу-хафалану кичерә. Газета ябылу алдында, бу турыда коллектив үзе хәбәр итте. Яшен тизлеге белән таралган " Саубуллашу сүзе"ннән аңлашылганча, редакция соңгы вакытларда матди кыенлыклар кичерә: язылучылар кими, типография бәяләре, аренда кыйммәтләнә. Ябылудан башка чара юк. 

Тик газетаның баш редакторы Атлас Гафиятов мөрәҗәгатьтә " Татарстан яшьләре"нең кайчан чыкмый башлаячагын, коллектив алга таба нишләячәген әлегә хәбәр итмәгән. 

Исегезгә төшерәбез, газета ел башында гына үзенең 105 еллыгын билгеләп үтте. Ул 1920 елда " Кызыл яшьләр", 1949 елдан 1956 елга кадәр " Яшь сталинчы" исеме астында чыкты. " Татарстан яшьләре" совет чорында да, аннан соң да иң популяр- күп тиражлы татар басмасы иде.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сми Матбугат "Татарстан яшьләре"

Нет комментариев