Бу хакта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Казанда министрлыкның узган елдагы эшчәнлегенә багышланган коллегия узды.
«2025 елның январь-октябрь айлары күрсәткечләре буенча Татарстанда уртача хезмәт хакы 86 мең сумнан артыграк. Шул ук вакытта хезмәт хакы 50 мең сумнан аз гына артыграк булган өләләр дә бар. Бу – күчемсез милек белән эшләү, кунакханә, туризм, хезмәтләр күрсәтү өлкәләре», - диде ул.
Министр әйтүенчә, районнарда уртача хезмәт хакы түбәндәгечә: Балык Бистәсе, Чүпрәле, Тәтеш районнарында хезмәт хакы 50 мең сумнан артык, Лаеш, Югары Ослан, Алабуга районнарында хезмәт хакы 200 мең сумга җитә.
Нет комментариев