Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстан юлларына – 82,2 млрд сум

Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры хәбәр итте.

Татарстанда төбәк һәм җирле автомобиль юлларын төзекләндерү һәм төзелешкә быел 82,2 млрд сум акча тотылган. Аның 7,9 млрд сумы федераль бюджеттан бирелгән. 
Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте. 

«2025 ел Татарстан өчен бик әһәмиятле булды. Бу кадәр күләмдә юл челтәре программасы беренче мәртәбә гамәлгә ашырылды, яңа программалар барлыкка килде», – диде ул. 

Министр әйтүенчә, эшкә муниципалитетларның юл фондыннан 1,6 млрд сумнан артык акча җәлеп ителгән.

Моннан тыш, быел торак пунктларга керү юлларына вак таш-ком катнашмасын җәю өчен өстәмә рәвештә 1 млрд сум акча бирелгән. 14 муниципалитетта гомуми озынлыгы 37 км дан артык 15 объект эш башкарылган. «Бу программа алга таба да дәвам итәр дип ышанам», – дип искәртте министр.

Министр ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча муниципаль берәмлекләрдә юл-урам челтәрендә эшләүгә зур игътибар бирелүен өстәде.  757 объектта  36,5 млр сумлык эш башкарылган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар төзелеше ТР Рәисе Юллар ремонтлау