Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан китап нәшриятында «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең беренче томы ике китап булып чыкты

Һәр томга 11 меңнән артык сүз һәм 2 мең фразеологизм кергән

Татар теленең аңлатмалы сүзлегенең беренче ике томы чыкты .«Әлеге басмалар татар теленең барлык байлыгын үз эченә ала. Һәр томга 11 меңнән артык сүз һәм 2 меңгә якын фразеологизм кергән. Сүзлектә хәзерге татар әдәби теленең актуаль лексикасы һәм фразеологиясе, фән һәм җәмгыятьнең төрле тармаклары белән бәйле лексикасы тупланган», — диелә нәшриятның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Басма иң тулысы булып тора һәм соңгы вакытта әйләнешкә кергән яңа сүзләрне үз эченә ала. Сүзлекне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре нәшрият мөхәррирләре белән берлектә төзегән.

Сүлек төзүчеләр калган дүрт томны якындагы елларда чыгарырга планлаштыра. Сүзлек 80 меңгә якын татар сүзен үз эченә алырга тиеш. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев