Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан мөфтие коронавирустан үлүчеләрне ничек җирләргә икәнен аңлатты

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үзенең телеграм каналында коронавирустан вафат булучыларны ничек җирләргә икәне хакында карары белән уртаклаша.

Коронавирустан вафат кешеләр герметик табутларда җирләнә, шул рәвешчә, ислам кушканча юып, җеназа уку мөмкин түгел.

Мөфти язуынча, вафат кешене юу ислам динендә мәҗбүри санала. Һәр мөселман вафат кешегә җеназа тиешенчә үткәрелүен кайгыртырга бурычлы.

Камил Сәмигуллин, дини галимнәрнең аңлатуларына таянып, чир сәбәпле бу дөньядан мөселман булып вафат булган кешенең шәһит дип саналырга мөмкин булуы хакында яза. «Имам Кархи әйтүенчә, әгәр җәсәдне юу мөмкин түгел икән (ул янган, кисәкләргә өзгәләнгән, яки инде аны җирләгәннәр), ул очракта җеназа кабер янында укыла. Ягъни, әгәр юмыйча җирләгәннәр икән, җеназа кабер янында укыла. Әгәр юу мөмкин икән, кушканча эшләнә»



Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: Ильнар Тухбатов, Татар- информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев