Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан мөфтиенең Бәраәт кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим. Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Газиз милләттәшләрем!

Бүген кояш баегач, ислам календарендәге иң мөбарәк төннәрнең берсе - Бәраәт кичәсе керә. Ул Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төндә, ягъни Изге Рамазан аеннан ике атна алдан җитә.

Дин кардәшләребез елның иң бәрәкәтле чорын зарыгып көтә, шуңа дулкынлануларының чиге юк – без тәүге тәравих намазына көннәр саный башладык, йөрәкләребез якынлашып килүче Рамазан Шәриф аенда Аллаһының ризалыгына һәм мәгъфирәтенә ирешергә насыйп булыр дигән өметләр белән мөлдерәмә тулды. Бәраәтне дә безгә Рәхимле һәм Шәфкатьле Раббыбыз гөнаһлардан чистарыну өчен биргән. Хәдистә бу хакта болай диелә:

عن أبي موسي الاشعري عن النبي ﷺ قال ":إن الله ليطلع في ليلة النصف من شعبان فيغفر لجميع خلقه إلا لمشرك أو مشاحن

«Хактыр ки, Аллаһының Рәхмәте Шәгъбан аеның төн уртасына иңдерелә, Аның бөтен мәхлүклары, мөшрикләр һәм бидгать кертүчеләрдән башка, гөнаһлардан гафу ителә».

Бәраәт кичәсе мөселманнарның исенә шуны төшерә: Аллаһ – барын да Белүче, Ул безнең калебләребездә һәм намусларыбызда сакланучы серләрдән Хәбәрдар; һәм Аллаһ – Рәхимле, Гафу итүче, безнең гөнаһларны Яшерүче. Бу кичә һәркемнең фани тормышы бетәчәген һәм һәр кешенең, кылган гөнаһлары өчен җавап тотар өчен, Раббыбыз каршына басачагын да кисәтә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсен ваемсызлыкта уздырырга ярамый, киресенчә, үзебезнең гамәл һәм ниятләребез турында, хата-кимчелекләребез, гөнаһларыбыз хакында уйланырга, Яралтучыбыздан гафу сорарга кирәк. Аның мәгъфирәте мөселманнарны ике дөнья бәхетенә ирештерер, иншәАллаһ. 

Барлык дин кардәшләргә Бәраәт кичәсен Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып, Коръән, салаватлар һәм намаз укып үткәрергә телим. Раббыбыз безгә, шушы ниятләрне ихласлык белән башкарып чыгу өчен, көч бирсен, тәүбәләребезне кабул итсен һәм Үзенең рәхмәтен насыйп әйләсен. Амин!

Татарстан Республикасы мөфтие 

Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Чыганак: http://dumrt.ru/news/news_27235.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз

2
X