Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан – минем республикам!

52нче "Әкият" балалар бакчасында Республика көненә багышланган чара үтте. Бу бәйрәмне балалар һәм тәрбиячеләр һәр елны ниндидер бер дулкынлану хисләре белән көтеп алалар. Балаларга Татарстаныбыз турында күбрәк мәгълүмат бирү, аңа мәхәббәт тәрбияләү максатыннан төрле чаралар: "Без Татарстанда яшибез", "Татарстан - туган төбәгем", "Казан - гүзәл башкалам", "Күршеләребез - Алабуга, Түбән...

52нче "Әкият" балалар бакчасында Республика көненә багышланган чара үтте.

Бу бәйрәмне балалар һәм тәрбиячеләр һәр елны ниндидер бер дулкынлану хисләре белән көтеп алалар. Балаларга Татарстаныбыз турында күбрәк мәгълүмат бирү, аңа мәхәббәт тәрбияләү максатыннан төрле чаралар: "Без Татарстанда яшибез", "Татарстан - туган төбәгем", "Казан - гүзәл башкалам", "Күршеләребез - Алабуга, Түбән Кама һәм башка шәһәрләр", "Дуслык булса, гомергә" һәм башка тематик кичәләр, викториналар, төрле бәйгеләр, күңел ачу иртәләре, экскурсияләр үткәрелә. Алдан ук балалар җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнәләр, тәрбияче апалары белән бергә презентацияләр ясыйлар.

Ул көнне иртәдән үк бакчабызда музыка яңгырап торды, бәйрәм үткәреләсе мәйданчык төрле төстәге флаглар белән бизәлде. Чараның төп атрибутлары - Татарстан гимны, флагы һәм гербы булды. Милли киемнәр кигән балалар республикабыз турында җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, милли биюләр башкардылар. Концерт күңелле ярыш уеннары белән үрелеп барды. Бәйрәмгә "авыл малае Шәвәли" дә килгән иде. Ул балаларга республика турында кызыклы сораулар бирде, табышмаклар әйтте һәм иң зирәк, иң тапкырларны ачыклады. Үзе дә рәхәтләнеп балалар белән ярышты, күңел ачты. Бәйрәм ахырында республикабыз турында иң күп белүче балаларга үзенең бүләкләрен тапшырды.

Республика көненә багышланган бәйрәм, татар халкының гимнына әверелеп барган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Җырны балалар, бакча хезмәткәрләре һәм килгән кунаклар барысы бергә башкардылар.

Балалар бакчаларында уздырылган мондый чаралар сабыйларның ак кәгазь битедәй чиста күңелендә туган җиргә, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт, ихтирам кебек бик тә кирәкле сыйфатлар тәрбияләүдә мөһим урын алып торалар.

Кадрия ГАБДРАХМАНОВА,

татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев