Татарстан Президенты сүзләренчә, мәчет төзелешен башлау өчен ике мәсьәләне хәл итәсе бар: дөрес урын сайлау һәм мәчетнең проектын төзү
Казанның Җәмигъ мәчетен төзү эшләре киләсе елда башланачак. Казанда Җәмигъ мәчетен төзү буенча эшләр киләсе елда башланырга тиеш
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген 2020 ел нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән планнарга багышланган матбугат очрашуында әйтте.
«Зур бәйрәмнәр булганда, ун меңләп кешене сыйдыра алырлык мәчет кирәк. Күп кенә компанияләр, гади кешеләр бу эштә катнашырга теләк белдерә. Икенче елда эшләрне башларга тиеш булабыз», — диде Республика Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ике мәсьәләне хәл итәсе бар. Беренчедән, дөрес урын сайлау, икенчедән — мәчетнең проектын төзү. «Мәчет халык өчен уңайлы урында булырга тиеш. Хәзер без урынын билгелибез. Мәчетнең проектын конкурс үткәреп сайлыйбыз. Бу юнәлештә эшләр бара», — диде ул
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев