Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Рәисе Чаллы кешеләренә Дәүләт бүләкләре тапшырды

Кемнәр бүләкләнде?

Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы Шәһәр Советы сессиясендә төрле өлкәләрдә фидакарь хезмәт куйган шәһәрдәшләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. 
«Евростиль» җәмгыяте директоры Илнар Гайсин «Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен» Ордены белән бүләкләнде. 

Биш бала тәрбияләүче Ландыш Шәехова Рөстәм Миңнеханов кулыннан «Ана Даны – Материнская слава» медале алды. 

«Татэнерго» – Набережночелнинские сети» филиалы директоры  Айрат Зәйнуллин «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.

Татарстан Рәисе «Мастеровые» рус драма театры директоры Армандо Диамантега «ТРның  атказанган мәдәният хезмәткәре», «Чаллы икмәге» АҖнең икмәк-булка цехы смена башлыгы Валентина Кливага «ТРның атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре» дигән Мактаулы исем бирде. 10нче мәктәп директоры Ирина Бодрова Татарстанның атказанган укытучысы булды. 

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Кама балалар медицина үзәге бүлек мөдире-табиб-балалар хирургы Равил Нәкыйпов белән «КАМАЗ» ГАҖ берләштерелгән беренчел профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Рафис Харисов ТР Рәисенең Рәхмәте белән бүләкләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы Дәүләт бүләкләре