ТР Рәисе Чаллыга вай-файлы автобуслар тапшыра
Тантана «КАМАЗ» ГАҖ фәнни-техник үзәге мәйданында була.
Бүген Чаллыга эшлекле визит белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килә. Ул «КАМАЗ» ГАҖ фәнни-техник үзәге янындагы техниканы сынау мәйданында тантаналы шартларда Чаллыга 50 яңа «НЕФАЗ» автобусы тапшыра.
Яңа автобуслар видеокүзәтү системасы, Wi-Fi һәм кесә телефоннарын зарядкалау җайланмасы белән җиһазланган. Аларда кондиционер, пассажирлар агымын күзәтү датчигы да бар.
"КАМАЗ" ГАҖның пассажир транспорты буенча директоры Руслан Козадаев әйтүенчә, бу автобусларның иң камил моделе. Ул пассажир агымы күп булган шәһәрләр өчен.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, быел Чаллы автопаркы 80 автобуска тулылана. Ел ахырына кадәр тагын 30 автобус алыначак.
Бүгенге көндә маршрутларда 135 автобус йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев