Татарстан Рәисе Чаллының 400 еллыгы уңаеннан үткәреләсе чаралар турында сөйләде
Ул шулай ук иң кыен мәсьәләне дә атады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов матбугат конференциясендә Чаллы шәһәре халкының видеосоравына җавап бирде. Шәһәрдәшләр Чаллының 400 еллыгы һәм беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу уңаеннан үткәреләсе чаралар белән кызыксынды.
«Безнең планыбыз бар. Күп кенә объектларда ремонт эшләре бара. Ел ахырында без өч эре объект өчен 1 миллиард сум акча бүлеп бирдек. Чаллы барлык республика программалары буенча да финанслау ала», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Аның әйтүенчә, бүгенге көндә шәһәрдә рекордлы санда мәктәпләр төзелә.
Шул ук вакытта әле һаман игътибар таләп итүче объектлар да бар.
«Федераль үзәк ярдәменнән башка гына хәл итүе кыен булган бер мәсьәлә бар. Бу – бишенче хастаханә төзелеше. Без аны юбилей программасына кертергә тырыштык. Бәйрәм чараларын дәвам итәчәкбез һәм бу бурычны да үтәргә тырышырбыз. Чаллы шәһәре дә, «КАМАЗ» да һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә булачагын сизәрсез», – дип йомгаклады Татарстан Рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев