Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Рәисе еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Чара 27 сентябрьдә үтәчәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 27 сентябрьдә җиденче чакырылыш республика парламентының икенче утырышында ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Республиканың эчке һәм тышкы хәле турында сөйләячәк.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узачак. 10.00 сәгатьтән теле- һәм радиотрансляция оештырыла. Утырышка дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре һ.б. чакырылган. Барлыгы – 670 кеше.

Исегезгә төшерәбез, Республика лидеры Татарстан Дәүләт Советына юллама белән беренче тапкыр 2010 елның 13 октябрендә мөрәҗәгать иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев