Татарстан Рәисе Радий Кадиковны бүләкләде
Нинди бүләк?
Казанда Россия Эчке Эшләр министрлыгының ГАИ хезмәте оешуга 90 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Чаллының баш дәүләт автоинспекторы да бар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Радий Кадиковны «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләде.
Полиция полковнигы бу бүләккә Эчке эшләр органнарында күпьеллык намуслы хезмәте һәм җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеше өчен лаек булды.
Радий Кадиков – Татарстанда 33 ел стажы һәм полиция полковнигы исеменә лаек булган бердәнбер бүлек башлыгы. Ул җитәкчелек иткән елларда Чаллыда автотранспорт 88 меңнән 233 меңгә җиткән. Бүгенге көндә һәр икенче кешедә машина бар. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны күпкә кимегән.
«Бу – шәһәр җитәкчеләре, сәнәгать предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, матбугат чаралары белән берлектә алып барган күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе», – диләр ГАИда.
Фото ТР Рәисенең матбугат хезмәтеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев