Татарстан Рәисе РФ Юстиция министры белән очрашты
Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия юстиция министры Константин Чуйченко һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты.
Очрашуда үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре, төбәкнең җинаять-башкарма системасын камилләштерү һәм пенитенциар системаның матди-техник базасын ныгыту турында фикер алышты.
Константин Чуйченко һәм Аркадий Гостев Казанга «Җинаять-башкарма системасын үстерү (2018-2026 еллар)» федераль максатчан программасы кысаларында төзелгән яңа тикшерү изоляторын файдалануга тапшыру тантанасына килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев