Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан бренд булдырачак

Бренд идеясен тормышка ашыру өчен бәйге игълан ителә. Бәйге шартлары буенча, җиңүченең һәркайсына 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

.Диния нәзарәте Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан бренд булдырырга тели.Бәйгенең максаты — символ буларак куллану максатыннан, Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы өчен, юбилей чараларының төп максатларын, бурычларын һәм төп эчтәлеген чагылдырган иң яхшы бренд идеяләрен сайлап алу һәм куллану.

Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 1 марттан 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны brend1100@bk.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә мөмкин. Бәйгегә йомгак 2021 елның 30 маена кадәр ясала. Оештыручылар барлыгы өч җиңүчене ачыклый. Бәйге шартлары буенча, җиңүченең һәркайсына 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Бәйге нәтиҗәләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең dumrt.ru адресы буенча урнашкан сайтында басылып чыга. 

Чыганак: Татар-информТатар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев