Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы: Республикада Covid-19 вакцинасына югары ихтыяҗ билгеләнгән

Татарстанда коронавирустан вакцинациягә ихтыяҗ арту билгеләп үтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.

"Халык, ниһаять, вакцинациянең мөһимлеген аңлады. Бөтен республика буенча процесс бик актив бара, әмма препарат кытлыгы турында сүз бармый", – дип ышандырды ул.
Белгеч сүзләренчә, татарстанлылар узган атнада гына, көн саен прививка ясатканнар. Шул атнада гына 18 мең прививка ясаганлыгы билгеле булды.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, "Спутник V", "КовиВак" һәм "ЭпиВакКорона" препаратларын Татарстанга даими кайтаралар. Хәзерге вакытта республиканың 55 мең дозасы бар, өстәвенә, прививкаларның ике компоненты да кайтарыла.
Уңайлык өчен прививкага алдан ук язылырга мөмкин.
"Вакцинациягә язылучылар медицина оешмаларында прививканы ясатуны отышлырак саный. Шуңа күрә сез үз вакытыгызны һәм нервыгызны саклап калырга телисез икән, шулай да язылырга яхшырак", – дип билгеләде Дмитрий Лопушов. 
Язылмыйча гына Казанның метро станцияләре янында һәм эре сәүдә үзәкләрендә урнашкан сигез мобиль прививка пунктының берсендә прививка ясатырга мөмкин.
Лопушов сүзләренчә, якын арада Татарстанга тагын бер вакцина партиясе кайтарылачак.

Видео https://www.youtube.com/watch?v=ERblSqahpSU 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка короновирус