Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан сәламәтлек саклау министры Чаллыга килде

Марсель Миңнуллин шәһәр хастаханәләрен карап чыкты.

Бүген Чаллыга ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде. Ул йогышлы авырулар хастаханәсендә ремонт барышы белән танышты. Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау киңәшмәсендә катнашты. Ул аборт темасына тукталды. Мондый адымга баручы хатын-кызлар белән күбрәк аңлату эшләре алып барырга киңәш итте.  

-  Авырга узган хатын-кыз баласын берүзе тәрбияләргә курка икән, без аны аборт ясатмаска үгетләргә тиеш, - диде министр. 

Марсель Миңнуллин БСМПда, 5нче хастаханәдә һәм ветераннар госпиталендә дә булды. Медицина учрежденияләре эшчәнлегендәге проблемаларны хәл итү юллары билгеләнде.  

- Госпитальнең төп бурычы - махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләргә тиешле медицина ярдәмен вакытында күрсәтү, - дип ассызыклады Марсель Миңнуллин. 

 Фотолар шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб