Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә
Яңалыклар тасмасы

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә

Якынча фаразлауларга караганда, 6 майда һава температурасы 3-8 градус җылы булса, көндез 17-22 градуска кадәр күтәреләчәк. Кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә.

Татарстанда иртәгә секундына 15-18 метр тизлектә җил булырга мөмкин. Шулай ук яшенле яңгыр вакытында аерым районнарда гарасат булу ихтималы бар, диләр белгечләр.


Нет комментариев