Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

31 әбине үтергән ир-атны Татарстан суды хөкем итте

Тикшерү фикеренчә, Таһиров 400 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирерлек җинаять кылган.

Татарстан Югары суды әбиләрне буып үтерүче Радик Таһировка хөкем карары чыгарды. Ул калган бар гомерен төрмәдә үткәрәчәк. Маньяк 31 өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүдә, 2 тапкыр үтерү омтылышында, моннан тыш 30дан артык талау очрагында гаепле дип танылган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров яза.

Таһиров беренче 10 елын төрмәдә, калган срогын махсус режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Моннан тыш, ул зыян күрүчеләргә 1,5 миллион сум чамасы акча түләргә тиеш була.

Искәртик, тикшерү версиясе буенча Таһиров 31 әбине үтергән, тагын 3 хатын-кыз аның һөҗүменнән соң могҗиза белән исән калган. Ул барлык эпизодлар буенча да гаебен танымый.

Таһиров әбиләрне кул астына эләккән нәрсә белән кыйнаган, аннары буып үтергән, дип саный тикшерү. Аларның мәетләрен Казан, Түбән Кама, Волжск, Ижевск, Түбән Новгород, Чабаксар, Уфа, Пермь, Самара, Саратов һәм Екатеринбургта тапканнар.

Тикшерү фикеренчә, Таһиров 400 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирерлек җинаять кылган.

Таһиров соңгы сүзендә аның үтерү нияте булмавы турында ышандырырга тырышты. «Бу процесс - аек акылны көчләү. Сезне мине кылмаган явызлыклар өчен хөкем итмәвегезне үтенәм», - диде ул судка.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев