Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан сәяхәтчесе Һиндстанда бәлагә очраган, ярдәм кирәк!

Күренекле татар архитекторы, тарихчы Нияз Халитовның улы Рәйхан Һиндстандагы Дәһрәдүн каласы хастаханәсендә мәрткә киткән килеш ята. Аны ясалма сулыш алдырту җиһазына тоташтырганнар. Дәвалау бик кыйбатка төшә, ди якыннары.

Татар яшьләре арасында үзенең сәяхәте турында Инстаграмдагы кызыклы фотолары белән танылган Рәйхан Халитов берничә көн элек мотоциклда барганда автобуска бәрелгән. Бүгенге көндә ул Һиндстан башкаласыннан 250 чакрым ераклыктагы Дәһрәдүн шәһәре хастаханәсендә ята. Ул үзе суламый, шуңа да ясалма сулыш җиһазына тоташтырылган.

Күренекле татар архитекторы, тарихчы Нияз Халитов улы булган Рәйханның сәламәтлеге турындагы соңгы хәбәрләр белән сеңлесе Дилә Халитова таныштырып бара. Ул, фаҗига өч көн элек булды, дип яза. "Без - аның иң якын туганнары, чарасызлыктан аптырап калдык. Башка ил, башка тел, чит кешеләр арасында ята", дип яза Динә.

Ул арада хастаханәдә ике йөз мең сумга якын бурычы да җыелган. Ясалма сулыш җиһазы бик кыйбатка төшә икән - Халитовлар гаиләсе акча кытлыгы кичерә башлаган. Сәяхәтчене коткарыр өчен махсус акча хисабы ачылган. Рәйханның якын дусты, телевидение алып баручысы Венера Иванова дусты тирәсендә туган вазгыятьне якыннан күзәтеп бара. Бүген ул блогер өчен акча туплау белән мәшгуль. Ул укучыларына "Мега-энерджайзер дустыбызга безнең ярдәм кирәк", дип ялвара.

Сәяхәтче япон кызы белән бергә яшәвен дә әйткән иде. Күптән түгел генә әтисе һәм әнисе дә аның янына Вьетнамга барып кайтты. Әнисе Наилә ханым инде менә кабаттан улы янына сәфәргә кузгалган. Бу юлы - Һиндстанга, Рәйхан гомерен саклап калу өчен.

Дәһрәдүндәге һинд табиблары терелүгә ышаныч белдерә. Дусты, мотоциклчы сәяхәттәше Артём Воронков та аның палатасына кереп чыккан. Ул Рәйхан Халитовның аңсыз ятуын әйтә. "Аның баш мие ябык көчле травма алган", дип яза. Рәйхан үзе сулыш ала башлагач кына аны Казанга алып кайтып булачак, ди Артём Воронков.

Рәйхан Халитов Татарстан президенты каршындагы идарә академиясен кызыл дипломга тәмамлаган. Аннары хөкүмәт түләгән «Алгарыш» програмы аша Америкага барып Арканзас шәһәрендә университетта бер ел укып кайткан. Соңрак ул кинозаллар эшләтү белән шөгыльләнде.

Дуслары арасында ул сәяхәт итүе, моны арзанга гына эшли алуы белән танылды. Әле студент вакытында ук Рәйхан «Эш һәм сәяхәт" програмы нигезендә Америкада яшәп алган иде. Ул «Акчасыз сәяхәт», ягъни арзан сәфәрләр идеясен пропагандалады.

Рәйхан татар яшьләре арасында үзенең сәяхәт язмалары белән танылды. Аның аеруча Һиндкытай илләреннән җибәреп барган фотолары киң таралды. Ул аларны Инстаграмдагы сәхифәсенә куеп барды, бүгенге көндә аңа 10 мең ярым кеше язылган. Казандагы бер милли мода салоны Рәйхан Халитов өчен кыңгырау чәчәге бизәлеше белән махсус кием дә әзерләгән иде. Ул аны үз блогы аша халыкка танытты.

Рәйхан үз язмаларында чит илләрдәге кешеләрнең ярдәмчел булуы турында даими язып торды. Хәзер инде аның якыннары да шул ярдәмчеллеккә өметләнә.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X