Татарстан халкы 230 меңгә якын арткан
Яңалыклар тасмасы

Татарстан халкы 230 меңгә якын арткан

Кешеләрнең гәүдә авырлыгы да арта.

Соңгы 25 елда Татарстан халкы 229,9 мең кешегә, ягъни 6 процентка арткан. Статистика   мәгълүматлары буенча, 2000 елның 1 январына  республикада 3,7 млн.нан артык  кеше яшәгән, ә 2026 ел башына халык саны якынча 4,02 млн булыр дип көтелә. Бу хакта «Вести Татарстан» сайты хәбәр итте. 

2024 ел башына Татарстанда яшәүчеләрнең уртача яше  - 40,5 яшь. Бу 2000 ел башына караганда  дүрт яшькә артык. 

Татарстанда яшәүчеләрнең уртача авырлыгы 2023 елда - 68,2 кг булган, бу 2019 ел белән чагыштырганда 5 кг якын  артык.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Татарстан Рәисе Халык саны Үсеш

Нет комментариев