Татарстан халкы ярминкәләрдән 1,1 млрд. сумлык товар алган
Киләсе ярминкә 6 декабрьдә була.
Татарстанда узган 12 авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 1,1 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ярминкәләргә барлыгы 6,4 мең тоннадан артык яшелчә, шул исәптән 3,9 мең тонна бәрәңге, 238,3 тонна сөт, 715,5 тонна шикәр комы, 1,6 миллион данәдән артык йомырка, 865,7 тонна ит китерелгән.
Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 13 сентябрьдә башланды. Алар Казанның – 14, Чаллының – 3, Яшел Үзән районының – 2, Түбән Кама районында 3 һәм башка муниципаль районнарда уза.
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 28 декабрьгә кадәр эшләячәк.
Чаллыда киләсе ярминкә 6 декабрьдә (Ипподромда, «Төзүче» стадионы каршында һәм «Южный» агросәнәгать паркында була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев