Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 13 яшьлек балага 3 эт ташланган

Аягын сөягенә кадәр ертканнар

Һөҗүм Бөгелмәнең Тепловозная урамында булган. Өч эт 13 яшьлек малайга ташланып, аның аягын сөягенә кадәр ертып бетергән. Бала кычкырган тавышка үтеп баручылар  йөгереп килгән. Шаһитләр сүзләренчә, хайваннарның хуҗалары булган, әмма алар хәтта этләрне тартып алырга да тырышмаган. Җирле халык әйтүенчә, бу этләрнең кешеләргә һөҗүм итүе беренче очрак түгел.

Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән. Хәзер аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый. Бөгелмә шәһәр прокуратурасы тикшерү оештырган. Аның барышында бу хәлнең барлык шартлары һәм сәбәпләре ачыкланачак, шулай ук җаваплы затларның хайваннар белән эш итү турындагы законнарны үтәү-үтәмәүләре бәяләнәчәк.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин бу хәлне тикшерүне контрольдә тотарга кушты. Әлеге факт буенча инде җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дети дети ребенок