Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 19 яшьлек кыз батып үлгән

Ул тиешсез урында коенмакчы булган.

Теләче районында фаҗигале хәл була. Макс күленә су коенырга кергән кыз батып үлгән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул йөзә белмәгән. 

«Кабартылган боҗрасы кулыннан шуып киткән һәм кыз баткан. Аның мәетен бер –ир-ат тартып чыгарган», – диелә әлеге хәбәрдә.

Кыз, «Коенырга ярамый!» дигән аншлаг куелган җиргә кергән. 

Сүз уңаеннан, 2024 ел башыннан Татарстанда 39 кеше батып үлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20 процентка артык. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем батып үлгән