Татарстанда 30 градуска кадәр салкыннар көтелә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 30 градуска кадәр салкыннар көтелә

30 декабрьгә каршы төндә һәм иртән республиканың районнарында томан төшәргә мөмкин.

Иртәгә Татарстан территориясендә бераз кар яварга мөмкин һәм аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә- тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән төбәкнең кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин. Һава температурасы -23 градуска кадәр төшәчәк, ә аязганда -30 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.

Көндез һава температурасы -8... -13 градус, ә көнчыгыш районнарда -18 градус булачак. Синоптиклар юлларда бозлавык хасил булачак дип кисәтә.

Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан, уртача тизлектә исәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев