Татарстанда 9 беспилотникны бәреп төшерделәр
БПЛА сәнәгать объектларына юнәлдерелгән булган.
Татарстанга беспилотниклар һөҗүм итү куркынычы янамый. 13:38 сәгатьтә МЧС хезмәте «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимын гамәлдән чыгару турында хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, режим 07:25 сәгатьтә игълан ителгән иде.
Бүген 09:20 сәгатьтән 10:15 сәгатькә кадәр һава һөҗүменә каршы оборона көчләре Татарстан Республика территориясендә тугыз Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Беспилотниклар сәнәгать объектларына юнәлдерелгән булган.
«Һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Җитештерү процесслары бозылмаган. Барлык оешмалар да штат режимында эшли», – дип хәбәр итте Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев