Татарстанда һава торышы бу атна уртасында начарланачак
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда һава торышы бу атна уртасында начарланачак

Әлегә республика территориясендә Себер антициклоны хакимлек итә.

Татарстанда һава торышы атна уртасында начарланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Коры һәм бик җылы һава торышы чәршәмбегә кадәр сакланачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.

Чәршәмбе көнне, 4 мартта, Татарстан аша атмосфера фронты узачак. Кар, юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Төнлә термометр баганалары 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава -1...+4 градуска кадәр җылыначак.

5 мартта, пәнҗешәмбе төнендә, республикада урыны белән бераз кар явачак, термометр баганалары -8 градуска кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында ук регионга Скандинавиядән килгән чираттагы антициклон йогынты ясый башлаячак. Һава температурасы -4...+1 градуска кадәр булачак.

Синоптикларның якынча исәпләүләре буенча, җомга, 6 мартта, шимбә, 7 мартта, төньяк антициклон аркасында коры һава торышы сакланачак. Төнлә һава температурасы -5тән -10 градуска кадәр, көндез -2дән +3 градуска кадәр булачак.

 

 

 

Татар-информ 


Нет комментариев