Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда азык-төлек кытлыгы барлыкка килү алшартлары юк

Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында азык-төлек иминлеген тәэмин итү турында сөйләштеләр.

Спикерлар – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер.

Брифингта республиканың барлык муниципаль берәмлекләре, шул исәптән Чаллы шәһәре дә катнашты.

Билгеләп үтик, февраль ахырыннан республикада кайбер төр продуктларга ихтыяҗ арту күзәтелә. Алар арасында – көнбагыш мае, шикәр комы, он. Узган атнада шикәр буенча сатып алу күләме 16 тапкыр, көнбагыш мае буенча – тугыз, карабодай буенча – биш, тоз буенча – җиде тапкыр арткан.

«Бу позицияләр буенча республикада ким дигәндә ике айга запас бар. Кирәк булган күләмне саклап калып, социаль әһәмиятле позицияне тәэмин итү өчен шикәр, көнбагыш мае җитештерүчеләр, сөт эшкәртү һәм икмәк пешерү предприятиеләре белән очрашулар үткәрелде. Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә бүлеп бирү үзәкләренә даими мониторинг уздырабыз, эре сәүдә челтәрләрендә азык-төлек товарлары запасы буенча мәгълүматны анализлыйбыз.

Кибетләргә товарлар китерү даими режимда бара. Компанияләр өзлексез тәэмин итү өчен үсеш алган логистика челтәренә, бүлеп бирү үзәкләренә һәм йөк транспортына ия. Барлык кибетләр дә штат режимында эшли һәм беренче чиратта кирәкле барлык товарлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Азык-төлек кытлыгы барлыкка килү алшартлары юк, тәэмин итүчеләр тарафыннан барлык төзелгән контрактлар үтәлә», - дип хәбәр итте Марат Җәббаров.

Икмәк пешерү предприятиеләре тарафыннан өзлексез җитештерүне тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов он запасларының резерв фондын булдыру турында карар кабул итте. Хәзерге вакытта ике айлык запасны тәэмин итү өчен ашлык сатып алу мәсьәләсе карала.  

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта ашлык белән тәэмин ителеш 150%тан артып китә.

Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде. Агымдагы елда Татарстан Республикасы буенча чәчү мәйданнары 2,72 млн га тәшкил итәчәк, бу узган ел дәрәҗәсендә. Көздән 479 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелгән.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы