Татарстанда балыкчы Идел елгасында боз астына төшеп киткән
Ир-атка ярдәмгә ул вакытта елганы патрульләгән коткаручылар килгән.
Татарстанда балыкчы чак кына Иделнең боз астына төшеп китә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Кичә иртәнге тугызлар тирәсендә коткаручылар боз астына ир-атның егылуын күреп ала.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ир-атны судан чыгардылар. Шуннан соң 52 яшьлек зыян күрүчене ярга илтәләр. Ул медицина ярдәменнән баш тартты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев