Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда бер атнада 100дән артык кеше грипп белән авырган

Авыручылар саны арта.

Узган атнада әлеге чирне йоктыруның 114 очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә  хәбәр итте. 

«Грипп белән авыручылар саны атна саен арта бара. 7-14 яшьлек мәктәп укучылары арасында грипп йоктыручыларның артуы теркәлде. Монда фильтрлар зур роль уйный. Уку елы башыннан сигез меңгә якын бала мәктәпкә кертелмәде», – диде ул. 

Узган атнада республикада барлыгы 10 008 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган. Бу аңа кадәрге атнадага караганда 11 процентка күп. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек саклау чир ОРВИ грипп