Сак булыгыз!
Азнакай районында яшәүче ир-ат мошенниклар кармагына эләккән. Аңа аның «эш урыныннан» хәбәр килгән. «Тиз арада хезмәт стажын «оцифровать» итәргә кирәк. Юкса пенсиядән колак кагуың бар», дигәннәр.
Ир-ат күрсәтелгән сылтама буенча кергән һәм код җибәргән. Аннары аңа «Сез террористларның спонсоры булдыгыз» дигәннәр һәм аның «Дәүләт хезмәтләре» порталына кереп, милкенә доверенность ясатканнар.
Кулга алу белән куркытып машинасын саттырганнар һәм счетлардагы барлык акчаларын алганнар.
Ир-ат туганнары белән сөйләшкәч кенә үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлаган.
Нет комментариев