Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда бер ир-атны дуслары кыйнаган һәм базга бикләп тотканнар

Дуслар табын корып утырганда талаша башлаган.

Татарстанда яшәүче ике ир-атны 48 яшьлек ир-атның иреген көч кулланып чикләгән өчен хөкем итәчәкләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

2 мартта Юеш Көрнәле авылында яшәүче бер ир-атның өенә ике иптәше кунакка килә. Дуслар салып утыралар.

Аннары йорт хуҗасы һәм бер кунак егет 48 яшьлек ир-атны кыйныйлар, паспортын һәм телефонын талап алалар да базга бикләп куялар. Берничә сәгатьтән соң тоткынлыкта калган ир-атның дус хатыны ярдәмгә килә. Ул бу кешене баздан чыгаруны үтенә. Аны баздан чыгаралар, паспортын кайтаралар, телефонын кире бирмиләр.

Шушы вакытта участок полицейские профилактика максатыннан йортлар буйлап йөри. Ул алда әйтелгән вакыйга турында белеп ала.

Хәзерге вакытта 39 яшьлек йорт хуҗасына һәм 23 яшьлек егеткә карата җинаять эшен тикшерәләр. Алар кеше гомере өчен куркыныч булган ысул белән көч кулланып законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү өчен гаепләнә.

 

 

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X