Татарстанда бүген һава торышы нинди?
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда бүген һава торышы нинди?

ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Бүген Татарстанда төньяк циклон йогынтысында урнашкан салкынча, шул ук вакытта дымлы һәм болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Төбәкнең барлык территориясендә дә кар явуы фаразлана. Аерым районнарда, шул исәптән Казанда да, бураннар көтелә.

Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк. Кайбер урыннарда аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык саклана.

Көндез Татарстанда - 5..-10 градуска кадәр салкын көтелә (Казанда — 6–8 градуска кадәр).
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


һава торшы

Нет комментариев